2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Юрий Шахмурадов: "Казанда хатын-кызлар арасында көрәштә ике алтын медаль алу — яхшы нәтиҗә "

Казандагы Универсиадада ике алтын медаль алу Россия командасы өчен яхшы нәтиҗә булды, дип белдерде хатын-кызлар көрәше буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Юрий Шахмурадов.

Big_224155320130713-25140-18eveel

Универсиада.8нче көн. Ирекле көрәш © РИА Новости/Владимир Баранов

Казандагы турнирда Валерия Коблова (Жолобова) (55 кг га кадәр авырлык үлчәмендә) һәм Екатерина Букина (72 кг га кадәр) җиңү яулады. Мария Люлькова (63 кг га кадәр үлчәмдә) көмеш медаль алды, Валерия Чепсаракова (48 кг га кадәр) һәм Екатерина Краснова (51 кг га кадәр) бронза медаль ияләре булдылар.

“Безнең кызларыбыз Казанда ике алтын медаль алды, һәм мин моны яхшы результат дип саныйм, — диде Шахмурадов. — Чөнки, беренчедән, Валерия Коблова-Жолобова һәм Светлана Букина Олимпия уеннарына кергән авырлык үлчәмнәрендә җиңделәр. Һәм алар бик югары дәрәҗәдәге көрәш күрсәттеләр. Мария Люлькова да шулай ук, тик ул (ярымфиналда алган) травма аркасында финал бәйгесенә чыга алмады. Һәм икенчедән, чөнки Универсиадада көндәшлек бик югары дәрәҗәдә иде, беренче чиратта Япония һәм Монголия спортчылары тарафыннан”. Монголлар командасы Универсиадада “үзләренең иң яхшы көрәшчеләре” белән чыгыш ясады, дип ассызыклады белгеч. “Алар барысы да, моны ышанып әйтә алам, Будапешттагы дөнья чемпионатында (сентябрьдә) көрәшәчәк, — дип дәвам итте агентлыкның әңгәмәдәше. — Япон командасының күпчелек кызлары да шулай. Канада да бик көчле состав белән чыгыш ясады. Мөгаен, көчле илләрдән Кытай вәкилләре генә булмагандыр. Шуңа да карамастан, көндәшлек дәрәҗәсе бик югары булды. Моны исә шул факт та раслый: шул ук япон кызлары Казанда кайчак башка илләрдән килгән көндәшләренә оттырдылар”.

 

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел