2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Сара Досо көрәш буенча Универсиада алтынын яулады

Япония спортчысы Сара Досо көрәш буенча 67 кг.га кадәр авырлыкта Казан Универсиадасының алтын медален яулады.

Big_224345120130714-18884-22tcde

Универсиада.9нчы көн. Ирекле көрәш © РИА Новости/Владимир Баранов

Якшәмбе көнне узган финал очрашуында Досо Монголия вәкиле Насанбурма Очирбатны 3:1 исәбенә бирелдерде. Аңа кадәр әлеге үлчәү категориясендә Украина спортчысы Алина Стадник америкалы Вероника Карлсонны, ә Канада спортчысы Стэйси Анака Әзербәйҗаннан Наталья Паламарчукны җиңеп, бронза медальләргә ия булдылар.

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел