2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Өстәл теннисы буенча бронза медальләр откан французлар канәгать

Парлылар арасында өстәл теннисы буенча ярышларның ярымфиналында россиялеләргә оттырган Франция уенчылары Ромен Лоренц белән Тома ле Бретон Универсиаданың бронза медальләрен яуладылар. Уеннан соң французларның тренеры Патрик Шила ярышлар турындагы фикерләре белән уртаклашты.

- Безгә бик күңелсез, чөнки без әле генә ярымфиналда җиңелдек, - Шила. – Шуңа да карамастан, безнең бер медалебез бар. Без парлы егетләр арасында бронзага ия булдык. Бу безнең максат иде, шулай булгач, бар әйбәт.  
 
- Финалга чыгу өчен сезгә нәрсә җитмәде?  
 
- Күп нәрсә. Беренче сетта исәп 9:10. Әгәр дә без аны откан булсак, медальләргә өмет тә булыр иде, мөгаен. Шулай да россиялеләр бездән көчлерәк булып чыкты. 
 
- Турнирның оештырылышы турында ни уйлыйсыз?  
 
- Чыннан да, яхшы оештырылган. Олимпия уеннарын хәтерләтә. Спортчыларга мондый ярышларда катнашу бик файдалы.  
 
Ромен Лоренц тренерының сүзләрен раслады. Аныңча да, россиялеләр көчлерәк булып чыккан.

- Бәлки без башка нәтиҗәгә дә ирешә алыр идек, әмма Россия – бик көчле көндәш. Парада ничек уйнавым белән канәгатьмен, ә шәхси беренчелектә әйбәтрәк дә булырга мөмкин иде. Шуңа да карамастан, мин бирегә рәхәтләнеп тагын килер идем. Кызганыч, без әле шәһәр буйлап йөри алмадык, әмма иртәгә моны эшләрбез дип өметләнәбез.

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел