2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

"Команда рухы Япония хоккейчыларына бронза медален яуларга ярдәм итте"

Хатын-кызлар арасында уздырылган чирәмдәге хоккей ярышында Япония җыелмасы матч ахырына чаклы бронза медален алуына ышанган, - дип җиткерде Япония командасының баш тренеры Кадзунори Кобаяси "Р-Спорт" хәбәрчесенә.

Big_224324120130714-7459-1fvhbqj

Универсиада. 9нчы көн. Чирәмдәге хоккей. Хатын-кызлар. Бронза медале өчен ярыш © РИА Новости/Владимир Астапкович

Якшәмбе көнне Япония җыелмасы беларусьлар белән өченче урын өчен ярышта 3:1 исәбе белән җиңү яулаган. Уенны башта Белоруссия командасы үз исәбенә алып барса да, уен бетәргә өч минут кала Япониянең өч тубын күреп бетермичә җиңелде.

"Гомумән, үземнең командам белән кәнәгать түгел. Белоруссия командасы белән ярыш уңышлы булды дип әйтә алмыйм. Уен барышында җиңелүен аңлаган  командам үз рухын югалтмады. Җиңүгә ышанып бәхетне көндәшебезнең капкасы төбендә көтә башладык. Уен ахырында гына исә җиңү яулый алдык. Безнең команда рухыбыз һәм ныклы ышануыбыз медальләр алып килде", - дип әйтте Кобаяси "Р-Спорт" хәбәрчесенә.

Якшәмбе көнне финалда Россия белән Көньяк Корея җыелмасы очрашачак.

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел