2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Пингпогчы Шибаевка арганлыгы ярымфиналда парда отарга комачаулады

Өстәл теннисы буенча Россия җыелмасы уенчысы Александр Шибаев үзенең физик арганлыгы Казан Универсиадасында парлы разрядта ярымфинал уенында яхшы уйнарга комачаулады, диде "Р-Спорт" корреспондентына.

Якшәмбе көнне Кирилл Скачков һәм Шибаев өстәл теннисы буенча ярышларның ярымфиналында Тайваньнан Хуан Шэнь-шэнь/Чан Хунь-чи спортчыларына 2-4 исәбе белән оттырды  һәм ярышларда бронза медальләрен алды. "Уен авыр барды, бу Универсиадада бик күп көч түгелде. Мин бик озак вакыт өстәл теннисында уйнамаган идем, шуңа күрә бөтен турнирда бер дәрәҗәдә бару авыррак. Дөресен әйткәндә, арыдым әзрәк, һәм  бу матчта  булдыралганнан начаррак уйнадым. Кирюха бик әйбәт уйнады, ә минем инде көчем калмаган иде,” – диде Шибаев. Алтынчы партиядә тупны ыргытканда ул ятьмәгә тиде, әмма судья очконы Тайвань уенчылары файдасына исәпләде. “Өстәл теннисында бу гадәти хәл, кемдер очколарны бирә, кемдер бирми. Азиатлар, әгәр судья аларга очколарны бирсә, беркайчан да кире бирмиләр, моңа әзер булырга кирәк, бәхәсләшүдән мәгънә юк. Судья ятьмәне күрмәскә дә булдыра иде – монда очконы уенчылар бирергә тиеш иде,”- дип әйтте спортчы. Пингпонгчы әйтүенчә, Универсиадада ул яхшы нәтиҗәләргә иреште.” Өч медаль китердем (парда, микстта, команда турнирында). Әйбәт нәтиҗә дип саныйм мин. Мин барлык разрядларда да уйнадым – бу бик авыр, бигрәк тә минем өчен, чөнки мин моңа әзер түгел идем”, - дип өстәде россияле.

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел