2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Самбочы Кусанова Федор Емельяненконың киңәшен тотачагын әйтте

Казан Универсиадасының көмеш медалисты Жанара Кусанова Россиянең катнаш стильдәге көрәшчесе Федор Емельяненконың ярышлар тәмамланганнан соң аңа стойкада көрәшергә өйрәнергә киңәш итүен әйткән. Спортчы кыз бу киңәшләргә колак салачак.

Якшәмбе көнне Кусанова, Универсиаданың самбачылар турнирында 72 кг.га кадәр авырлыктагы категориядә япон кызы Рю Такахасига җиңелеп, икенче урынга чыкты.

"Әлбәттә, җиңәсе килгән иде. Һәрвакытта да яхшыга өметләнәсең бит .Ләкин барып чыкмады. Мин көмешкә дә бик сөендем. Өстәвенә, зур күләмле ярышта алган бүләк бит ул. (Бүләкләү тантанасында катнашкан) Федор Емельяненко киңәш иткәнчә, миңа стойкада көрәшне эшкәртергә кирәк. Мин аның киңәшен тотармын,” – диде "Р-Спорт" корреспондентына Кусанова. Спортчы кыз, сборлар һәм ярышлар вакытында алган җәрәхәтләре аркасында, сызлана-сызлана гына көрәшкән. “Универсиада алдыннан узган сборларда мин беренче тренировкада ук иңбашымны авырттырдым. Алга таба мин шөгыльләнмәдем, форманы гына сакларга тырыштым. Ә кичәге тренировкада аягымны җәрәхәтләделәр. Бүген мин сызланып кына чыгыш ясадым. Аздан гына җиңми калдым. Киләчәктә күп эшләргә кирәк әле,” – дип әйтте Кусанова.

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел