2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Япон кызы Сугавара Универсиада Уеннарында көрәш буенча алтын медаль алды

Япон кызы Хикари Сугавара Казанда Универсиада Уеннары кысаларында 51 килограммга кадәрге авырлык категориясендә көрәш турнырының алтын медален алуга иреште.

Якшәмбе көн үткән финал көрәшендә Сугавара Монголия спортчысы Сумия Эрденечимегны 7:2 исәбе белән җиңде. Алдарак Россия спортчысы Екатерина Краснова, Молдавиядән Елена Турканны җиңеп, бронза медаль алган иде. Бронзаны шулай ук әзербайҗан кызы Анжела Дороганнан көчлерәк булган Украина спортчысы Юлия Блахиня да алды,

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел