Россия спортчылары Михаил Пайков һәм Вячеслав Буров Казанда Универсиада Уеннарында өстәл теннисы ярышларында парлы разряд буенча көмеш медальгә лаек булды.
Универсиада. Өстәл теннисы. Ир-атлар. Парлы разряд.Бүләкләү тантанасы © РИА Новости/Александр Кряжев
Финал ярышында Тайвань дуэты Хуан Шэнь-шэнь/Чан Хунь-чи Россия спортчылары парын 4-1 (12:14, 11:4, 11:2, 11:5, 11:9) исәбе белән җиңде. Ярымфинал нәтиҗәләре буенча бронза медальләренең бер комплектын Россия спортчылары Кирилл Скачков һәм Александр Шибаев алды. Икенче комплект француз спортчылары Ромен Лоренц һәм Томас Ле Бретонда.
«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел