2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Өстәл теннисы буенча Универсиада алтынын Тайвань дуэты отты

Ли Ичэнь белән Линь Чиа-ху (Тайвань) кызлар арасында өстәл теннисы буенча Казанда узучы Универсиаданың алтын медальләрен яулады.

Финал очрашуында Тайвань вәкилләре Кытай кызлары Ю Цзян һәм Хи Чены 4-3 (11:9, 15:13, 7:11, 7:11, 11:9, 5:11, 11:9) исәбенә ота алды. Бронза медальләрнең бер комплекты Россия спортчылары Яна Носкова белән Елена Трошневага да эләкте.

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел