2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Пайков: Универсиададагы ярымфинал уены җиңел булды

Россияле Михаил Пайков үзе һәм Вячеслав Буров өчен Казан Универсиадасындагы өстәл теннисы буенча ярышларда француз дуэтына каршы ярымфинал уены җайлы барды дип белдерде.

Якшәмбе көнне Россия дуэты Пайков һәм Буров, Франция спортчылары Ромен Лоренц һәм Томас Ле Бретонны 4-0 исәбе белән җиңеп, ир-атлар арасындагы парлар бәйгесендә финалга чыктылар.

“Уен җайлы барды, беренче сетта гына бераз җиңелеп бардык, тик аны да җиңә алдык, аннары да барысы да безнең файдага булды, инде бер тапкыр да җиңелмәдек. Европа вәкилләрен, азиатларга караганда яхшырак беләсең, ешрак күрәсең. Аларның нәрсә эшләячәген якынча күзаллыйсың инде, ә азиатларны алдан чамалап булмый”, — диде Пайков.

Финал бәйгеләр якшәмбе кич узачак. Россиялеләр Тайвань пары Хуан Шэнь-шэнь һәм Чан Хунь-чи белән очрашачак.

 

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел