2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Тренер Ендолов: "Универсиада ярымфиналында Носкова травмалы килеш уйнады"

Универсиадада өстәл теннисы буенча парлы разрядта Яна Носкова кулы травмалы килеш уйнады, дип белдерде Россия хатын-кызлар җыелма командасы тренеры Владимир Ендолов.

Якшәмбе көнне Носкова/Елена Трошнева пары ярымфинал очрашуында Тайвань спортчыларына 0-4 исәбе белән җиңелде һәм Универсиаданың бронза медале белән генә канәгатьләнергә мөмкин булды.

"Безнең кичә үк проблемалар булды: Яна Носкова, кызганычка, кулын җәрәхәтләндерде. Шуңа күрә кызлар тулы күләмдә уйный алмадылар. Беренче һәм икенче сетта кызлар уенны үзләре файдасына корырга тырышкан иде, әмма бу килеп чыкмады. Көндәшләрнең дә бик көчле булуын билгеләргә кирәк", - диде Ендолов.

Тренер сүзләренчә, Носкова/Трошнева пары әле күптән түгел генә бергә уйный башлаган. "Универсиадага кадәр Уеннарга башка пар барырга тиеш иде. Әмма килеп чыкмады. Шуңа күрә яңа пар ясарга туры килде. Дөресен генә әйткәндә, команда ярышлары вакытында да барысы да уйланылганча килеп чыкмады. Парлы разрядта аларның бронзага кадәр барып җитүе бик яхшы", - дип белдерде Ендолов.

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел