2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Япония хоккейчылары Универсиада бронзасын отты

Япониянең чирәмдәге хоккей буенча хатын-кызлар җыелма командасы Казандагы Универсиадада өченче урын өчен ярыш матчында Белоруссия командасын җиңде.

Матч Кадзунори Кобаяси командасының файдасына 3:1 исәбе белән төгәлләнде. Җиңүчеләрнең гол кертүчеләре: Юри Нагаи (66 нчы һәм 67 нче минутлар) белән Аяка Нисимура (68 нче минут). Белорус кызларыннан уенның 2 нче минутында голны Анна Арутюнян кертте. Алар уен башыннан ук актив уйнады. Әмма беренче голдан соң ак форма кигән кызларның эшләре уңышлы булмады. Икенче таймда японнар җанланып китте һәм инициативаны үз кулларына алды. Кызыл киемле кызлар, берничә кискен мизгел булдырып, уен тәмамланыр алдыннан гына бер-бер артлы өч гол керттеләр. 18.15 сәгатьтә башланачак финалда Россия белән Көньяк Корея җыелмалары очраша.

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел