2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Цыренова ирекле көрәштә Универсиада бронзасын яулый алмады

Россия спортчысы Жаргалма Цыренова Казан Универсиадасында хатын-кызлар көрәше буенча турнирда (59 кг.га кадәр авырлыктагы категориядә) бронза медальгә лаек була алмады.

Big_224325520130714-7462-1ukbi3e

Универсиада.9нчы көн. Ирекле көрәш © РИА Новости/Владимир Баранов

2013 елгы Дөнья чемпионатының көмеш призеры Цыренова бронза өчен көрәштә Киргизиядән Айсылу Тынибәковага җиңелде. Финалда америкалы Эллисон Раган Әзәрбайҗаннан Юлия Раткевичка каршы торачак.

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел