2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Чепсаракова бронза медаль өчен күңелсезләнде

Россия спортчысы Валерия Чепсаракова әйтүенчә, хатын-кызлар арасындагы көрәштә (48 кг га кадәр авырлык категориясендә) алган бронза медаль, турнир стартында көткән нәтиҗә түгел.

Big_224203720130713-2982-1gpcep4

Универсиада.8-нче көн. Ирекле көрәш © РИА Новости/Владимир Баранов

Кемерово өлкәсе вәкиле Чепсаракова  шимбә көнне японлы Эри Тосакога юл бирде һәм өченче урынга лаек булды.

"Өченче урын - ул мин көткән нәтиҗә түгел иде, - диде Чепсаракова. - Мин яхшырак көрәшергә һәм алтын алырга әзерләнгән идем. Беренче ярышта ук мин  җиңелдем. Бөтенләй медальсез калырга да ярамый, чөнки җыелма тренерлары миңа өметләнә иде.  Шуңа күрә бөтен көчемне җыйдым да бронза яуладым".

Спортчы әйтүенчә, Эри Тосако белән көрәштә хаталар җибәрдем. Күбрәк көрәш барышын көндәшем алып барды. "Дилбегәне" үз кулыма алырга кирәк иде.Бу бәлки минем тәҗрибәсезлегемнән киләдер. Ел буе төрле дебютларда катнаштым, киләчәктә үземнең хаталарымны бетереп, җәһәтрәк көрәшергә әзерләнәчәкмен.

Россияләләр шимбә көнне ике алтын медаль, бер көмеш һәм бер бронза медаль алды. Якшәмбе көнне калган өч авырлык категориясе буенча ярышлар узачак:  51,59 һәм 67 кг га кадәр.

 

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел