14 июльдә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында «Казанка» пляж волейболы үзәгендә пляж волейболы турниры төгәлләнде. Ир-атлар командалары арасында ярымфинал, финал бәйгеләре һәм өченче урын өчен матчлар узды
Универсиада. Пляж волейболы. Ир-атлар. Бүләкләү тантанасы © РИА Новости/Григорий Сысоев
Ярымфиналдагы бик киеренке уенда Семенов һәм Кошкаревтан гыйбарәт Россия командасы полякларга оттырды (19:21, 22:20,15:10), шул рәвешле бронза медаль өчен уйнау хокукын алды. Немецлар Дёллингер/Шрёдер һәм мексикалылар Гомес/Пулидо арасындагы икенче ярымфинал уены немецлар файдасына төгәлләнде. Шул рәвешле Мексика командасы Россиянең көндәше булып чыкты, ә беренче һәм икенче урыннар Кадзиола/Шаланкевич һәм Дёллингер/Шредер матчы нәтиҗәсендә ачыкланды.
Өченче урын өчен матч шактый киеренке булды. Озакка сузылган бәйгедә россиялеләр җиңүгә ирешә алды (19:21, 22:20, 15:10) һәм пьедесталның өченче баскычына менү хокукын яулады. Беренче урын өчен бәйге дә бик җитди барды, ләкин Польша командасы көндәшләрен җиңеп (21:15, 17:21, 15:12), алтын медаль яулый алды.
Шулай итеп, ир-атлар арасында алтын медальне поляк спортчылары Кадзиола/Шаланкевич, көмеш медальне немецлар командасы — Дёллингер/Шрёдер алды, ә бронза безнең Семенов белән Кошкаревка насыйп булды.
Искә төшереп китик, 2013 елгы Универсиадада пляж волейболы ярышлары 8 июльдән 13 июльгә кадәр «Казанка» пляж волейболы үзәгендә барды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында 2 комплект медаль уйнатылды. Пляж волейболы ярышларында катнашу өчен 27 илдән 114 спортчы заявка тапшырган иде. Пляж волейболы ярышларында 91 судья хөкемдарлык итте, шуларның 25 е халыкара һәм 66 сы илкүләм категориядәге судьялар.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты