2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Көрәш. Ярышлар көне анонсы

14 июльдә Казандагы XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында ирекле көрәш буенча ярышлар узачак.

Якшәмбе көнне «Ак барс» Көрәш сараенда хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча 51, 59 һәм 67 кг га кадәр авырлык үлчәмнәрендә өч комплект медаль уйнатылачак.

Хатын-кызлар арасында 51 кг га кадәр үлчәмдә 11 кеше чыгыш ясый. Ярышларда 2013 елгы Россия чемпионы, Европа чемпионатларында күп тапкыр призлы урыннар яулаган көрәшче, 2009 елгы Европа чемпионатының алтын медаль иясе Екатерина Краснова да чыгыш ясаячак.

59 кг га кадәр үлчәмдә иң көчлене ачыклау өчен 14 кеше бил алышачак. Россия өчен Жаргалма Цыренова чыгыш ясый.

Хатын-кызлар арасында 67 кг га кадәр үлчәмдә Россиядән 2013 елгы Европа чемпионатының бронза медален яулаган Светлана Бабушкина көрәшәчәк.

Беренче бәйгеләр 13.00 сәгатьтә башланачак.

Искә төшереп китик, 13 июльдә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиадада ирекле көрәш буенча ярышларда 48, 55, 63 һәм 72 кг га кадәр авырлык үлчәмнәрендә 4 комплект медаль уйнатылды.

Хатын-кызлар арасында 48 кг га кадәр үлчәмдә җиңүче — Япониядән Эри Тосака. Ул финал бәйгедә Әзәрбайҗан вәкиле Патимат Багомедовадан өстен чыкты. XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарының бронза медальләрен россияле Валерия Чепсаракова һәм украиналы Мария Ливач алды.

55 кг га кадәр үлчәмдә 2011, 2012 һәм 2013 елгы Россия чемпионы Валерия Коблова алтын медаль яулады. Көмеш медаль Ирина Гусяк белән Украинага юл тотачак. Бронза медальләр — Сун Бьол Хвангта (Төньяк Корея) һәм Канако Муратада (Япония).

63 кг га кадәр үлчәмдә Монголиядән Ваттсетсег Соронзонболд иң көчлесе булып чыкты. Көмеш медальне россияле Мария Люлькова алды. Өченче урында — Әзәрбайҗаннан Ирина Нетреба һәм Белоруссиядән Мария Мамащук.

72  кг га кадәр үлчәмдә 2011 елгы дөнья чемпионатының көмеш медаль иясе — Россия вәкиле Екатерина Букина беренче булды. АКШтан Бритни Робертс XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың көмеш медален яулады. Канададан Эрика Елизабет Вайб һәм Белоруссиядән Галина Левченко бронза медальләргә лаек булды.

Көрәш буенча ярышлар 16 июльгә кадәр барачак. Барлык бәйгеләр дә «Ак барс» Көрәш сараенда үтә.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты