2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Өстәл теннисы. Ярышлар көне анонсы

14 июль көнне Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында өстәл теннисы буенча ярышлар дәвам итәчәк.

Ирләр һәм хатын-кызларның ялгыз разрядларында чирекфинал матчлары һәм парлы разрядта ярымфинал уеннары узачак. Әлеге спорт төрендә ирләрдән ярымфиналга Россиянең ике пары да (Александр Шибаев/Кирилл Скачков һәм Михаил Лайков/Вячеслав Буров) чыкты. Алар 14 июльдә Франция һәм Кытай Тайбэе командалары белән очраша. Хатын-кызлардан ярымфиналда Япония, Кытай, Россия һәм Кытай Тайбэе парлары уйнаячак.

13 июльдә катнаш разрядта җиңүчеләр ачыкланды. Финалда Япониянең ике пары: Рика Сузуки/Хиромитсу Касахара һәм Коки Нива/Мисато Нива көч сынашты. Бронза медальләр Кытай (Юэфэй Ма/ Ичжэнг) һәм Россия (Антонина Савельева/Александр Шибаев) спортчыларына тапшырылды.

Турнирда дөньяның 20 иленнән килгән ике йөздән артык спортчы катнаша. Өстәл теннисы буенча ярышлар Спорт сараенда 7-15 июль көннәрендә уза. Барлыгы 7 комплект медаль уйнатыла.

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел