Японнар Хиромицу Касахара һәм Рика Сузуки өстәл теннисы буенча ярышларда микстта Казан Универсиадасы чемпионнары булды.
Шимбә көнне узган финал матчта Касахара/Сузуки 4-3 (10:12, 10:12, 13:11, 3:11, 11:5, 11:1, 11:5) исәбе белән ватандашлары Коки Нива/Мисато Нива дуэтын җиңде. Микстта бронза медальләр ярымфиналда җиңелгән Россия дуэты Александр Шибаев белән Антонина Савельевага һәм Кытай пары Ся Ичжэн белән Ма Юйэфэйга эләкте.
«Р-Спорт», 13 июль 2013 ел