2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада чемпионы Коблова җиңүеннән һәм көрәш сыйфатыннан канәгать

Россия спортчысы Валерия Коблова (Жолобова) 55 кг.га кадәрге авырлыкта хатын-кызлар көрәше буенча Универсиада турнирында җиңү яулады. Ул җиңү нәтиҗәсеннән дә, чыгыш ясавының сыйфатыннан да канәгать калды.

Big_224207120130713-28342-14ftmxf

Универсиада.8 нче көн. Ирекле көрәш © РИА Новости/Владимир Баранов

2012 ел Олимпиадасында  бишенче урын алган Коблова  финал ярышында Европа чемпионатының бронза медале иясе, украиналы  Ирина Гусякны 8:0 исәбе белән җиңелергә мәҗбүр итте.

"Минем хәзер сөенечтән хисләрем ташый – мин үземнең ничек көрәшүемнән һәм Универсиадада җиңүемнән канәгатьмен, - диде Коблова журналистларга. – Без көндәшем белән кече яшьтән  Европа чемпионатларында бер генә тапкыр очрашмадык инде, шуңа бер-беребезне яхшы беләбез. Бүген минем финал ярышына  әзерлегем яхшырак иде, әмма миңа бик күп эшлисе дә, эшлисе әле ".

Япониядән Канако Мурата белән чирекфинал көрәшенең кыен булуын тасфирлап (россияле соңгы секундларда җиңүгә иреште - 6:4) чемпион кыз: "Без дә бер-беребезне яхшы беләбез", - диде. " Бүген миңа  үткән җиңелү өчен аннан реванш алу насыйп булды – бәхет миңа елмайды, - дип дәвам итте спортчы. – Ә турнир тирәсендәге атмосфераны бәяләп шуны әйтәсем килә: миңа Универсиаданың оештырылуы бик тә ошады. Бигрәк тә Казанда җиңү яулау күңелле хәл булды".

 

«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел