2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Букина, Универсиада финалында вакытыннан алда җиңәргә тырыштым, дип белдерде

Универсиадада 72 килограммга кадәр авырлык категориясендә көрәш буенча россияле Екатерина Букина, финал көрәшен беренче периодта ук төгәлләргә ниятләгән идем, дип белдерде.

Big_224215720130713-28339-1lxtpeq

Универсиада.8нче көн. Ирекле көрәш © РИА Новости/Владимир Баранов

2011 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры  Букина хәлиткеч көрәштә америкалы Бритни Робертсны вакытыннан алда отты - (7:0). Очрашу 2 минут 51 секунд барды.

“Финал көрәше турнирда һәрвакыт бик авыр була, барыннан да бигрәк, психологик планда,- диде Букина журналистларга. – Чөнки әгәр бер генә хата ясасаң да, сиңа алтын түгел, ә көмеш медаль кала. Шуның өчен финалда мин бик ашыгырга тырышмадым, ә  көрәшне беренче периодта бетерер өчен  максимум алымнар ясарга тырыштым. Көндәшем кем икәнен дә белми идем һәм аның нигә сәләтле икәнен аңларга тырыштым. Билгеле инде, миңа көч биреп торган  барлык җанатарларга рәхмәт әйтәсем килә”.

Спортчы кыз, Казанда иң катлаулы көрәш “әзәрбәйҗан кызы (Гүзәл Зубова) белән булды, чөнки ул бик тәвәккәл һәм кискен көрәште”, дип билгеләп үтте.- "Минем өчен  кем белән көрәшүем әһәмиятле түгел,- дип өстәп куйды турнир җиңүчесе.- Әмма чит илнекеләр белән көрәшү үзебезнекеләр белән көрәшкәнгә караганда җиңелрәк, ник дигәндә, аларга теләктәшлек хисе кичермисең”.

 

«Р-Спорт», 13 июль 2013 ел