2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шибаев һәм Савельева катнаш парлар турнирында бронза медаль алды

Россия спортчылары Александр Шибаев һәм Антонина Савельева Казан Универсиадасының өстәл теннисы ярышларында микстта өченче урын алды.

Big_224233420130713-22590-sm44ug

Универсиада. 8нче көн. Өстәл теннисы © РИА Новости/Александр Кряжев

Шимбә көнне ярымфинал бәйгесендә Россия дуэты бик киеренке уенда 3-4 (11:9, 11:5, 11:1, 7:11, 8:11, 7:11, 7:11) исәбе белән японнар Коки Нива һәм Мисато Нивага оттырды. Финалда япон командасы ватандашлары Хиромицу Касахара һәм Рика Сузукига каршы уйнаячак. Алар ярымфиналда Кытай пары Ся Ичжэн һәм Ма Юйэфэйдан өстен чыккан иде. Кытай вәкилләре дә бронза медаль алачак.

 

«Р-Спорт», 13 июль 2013 ел