2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шахмат. Ярыш көне анонсы

14 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында “Казан” ат спорты комплексында шахмат турнирының 7 нче һәм 8 нче турлары узачак.

Турнир ахырына 3 тур калып барганда хатын-кызлар арасында биш очко белән россияле Анастасия Бондарчук лидерлык итә. Аннан ярты очкога Кытай шахматчылары Венцзюнь Цюй һәм Сюэ Чжао  калыша.  Ир-атлар арасында беренче урынны Кытай җыеласы вәкилләре Чао Ли һәм Цюнь Ма бүлешә. Россиялеләрдән иң яхшы күрсәткеч Максим Матлаковта - ул әлегә тугызынчы.  Ярышлар ахырына якынлашып килә һәм бу ике тур күп нәрсәләргә ачыклык кертергә мөмкин. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында медаль ияләре дүшәмбе көнне, 15 июльдә, соңгы 9 нчы турдан  соң билгеле булачак.

Ярышларда 45 илдән 163 спортчы катнаша. Матчлар “Казан” ат спорты комплексында Швейцария системасы буенча үтә. Шахматчыларга алтын медальләргә таба юлда 9 турны үтәргә туры киләчәк.

Турнирда катнашучылар арасында  2011 елгы Универсиаданың шәхси зачетында алтын медаль иясе Тан Шонгуй да бар.

 Шахмат Универсиадалар программасына өстәмә спорт төре буларак  2011 елда кертелде. 2013 елгы Универсиаданың шахмат буенча ярышлары 9ыннан алып 15 июльгә кадәр уза. Ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында 3  комплект медальләр уйнатылачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты