2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россияле Валерия Коблова хатын-кызлар көрәше буенча Универсиада алтынын отты

Универсиадада хатын-кызлар көрәше буенча 55 килограммга кадәрге авырлыкта чыгыш ясаган Россия спортчысы Валерия Коблова (Жолобова) җиңүче булды.

Big_224202220130713-18698-na21ym

Универсиада.8нче көн.Ирекле көрәш © РИА Новости/Владимир Баранов

2012 ел Олимпиадасында бишенче булган Коблова финал ярышында Европа чемпионатының бронза призеры украиналы Ирина Гусякны җиңде. Россия кызының беренче хөҗүме үк уңыш китерде, һәм очрашуның сигезенче секундында исәп 2:0 булды. Аннары Коблова исәпне 6:0гә җиткерде, ә дүртенче минут азырына  исәп 8:0 булды. Универсиаданың бронза медальләрен Хван Сон Бюл (Төньяк Корея) һәм Канако Мурата (Япония) отты.

Көрәш буенча Универсиаданың хатын-кызлар турниры якшәмбе көнне тәмамланачак.

 

 

"Р-Спорт", 13 июль 2013 ел