2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Пингпонг осталары Трошнева һәм Носкова Универсиадада 1/8 финалга чыкты

Россия кызлары Елена Трошнева һәм Яна Носкова 2013 елгы Казан Универсиадасында өстәл теннисы буенча шәхси беренчелек ярышларында өченче раундка чыкты.

Шимбә көнне икенче тур матчында Трошнева 4-1 (11:4, 11:4, 11:13, 14:12, 11:6) исәбе белән Белоруссия вәкиле Елена Дубкованы җиңде. 1/8 финалда Трошневага Тайвань пингпонгчысы Ли Ичэнь белән көч сынашырга туры киләчәк. Носкова икенче әйләнеш матчында Украина спортчысы Полина Трифоновадан өстен чыкты - 4-1 (11:6, 11:7, 8:11, 11:6, 11:4).

Носкованың чираттагы көндәше чех кызы Гана Мателова булачак. 1/8 финал бәйгеләре 14 июльдә узачак.

 

 

"Р-Спорт", 13 июль 2013 ел