2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шахмат. Ярыш көне нәтиҗәләре.

12 июль көнне XXVII Бөтендөнья Җәйге студентлар Уеннарында «Казан» ат спорты комплексында ир-атлар, шулай ук хатын-кызлар арасында шахмат турнирының 5 һәм 6 туры ярышлары узды. 13 июльдә катнашучылар ял итә.

Ярыш көне нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, румын спортчысы Ирина Булмаганың беренче очколарын югалтуын билгеләп үтәргә  кирәк, алдагы  дүрт матчта ул бары тик җиңүләргә генә ирешеп килгән иде.  5 турда шахматчы  үзе артыннан ук килүче кытай спортчысы Венжум Жуга җиңелде, ә 6 турда очколарын Россиядән  Анастасия Савинова белән  бүлеште. Нәтиҗәдә ике очрашуда да җиңү яулаган Анастасия Бондарчук  5 очко белән  беренчелеккә  чыкты. Аның артыннан,  ярты очкога гына калышып, кытай шахматчылары  Венжум Жу и Хи Шао бара. Ир-атлар арасында исә лидерлар - Чао Ли һәм Кун Ма. Россиялеләр арасында иң яхшы нәтиҗә Максим Матлаковта,  ул әлегә 9  урында.

Турнирда  45 илдән килгән 163 спортчы  катнаша.  Матчлар «Казан» ат спорты комплексында уза. Барлык шахматчылар алтын мадаль  яулау  юлында 9  тур үтәргә  тиеш.

Турнирда катнашучылар арасында   шәхси зачетта Шеньчжень  алтын медале иясе   Тан Шонгуй да бар.

Шахмат беренче тапкыр Универсиада көн тәртибенә  2011 елда спортның өстәмә төрләре программасына кертелде, һәм ул вакытта беренче урын лаеклы рәвештә Кытайга бирелде.

2013 елгы Универсиадада  шахмат буенча ярышлар    9 июльдән 15 июльгә кадәр барачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасындагы турнирда 3 комплект медаль  уйнатылачак

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты