2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Өстәл теннисы. Ярыш көненең анонсы

13 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында Өстәл теннисы буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында ялгыз төркемдә уеннар дәвам итә. Микста чирекфинал, ярымфинал һәм финал матчлары булачак.

Исегезгә төшерәбез, 12 июльдә ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында финал ярышлары булып узды. 2013 елгы Универсиаданың алтын медален Япония  командасы яулады,  көмеш медаль  -  Китай  Тайбэе теннисчыларында.  Ә Россия һәм Кытай бронза медальга лаек булды.  Ирләр арасында, Япония спортчыларын отып, Кытай җыелма командасы җиңүче булды. Бронза медальләр – Россия һәм  Кытай Тайбэенда.

Шулай ук ирләр һәм хатын-кызлар арасында парлы төркемдә чирекфинал ярышлары булып үтте. Ирләр арасында Россиянең  ике пары да (Александр Шибаев/Кирилл Скачков һәм Михаил Лайков/Вячеслав Буров) ярымфиналга чыкты. Алар 14 июльдә Франция һәм  Китай Тайбэе командалары белән очрашачак.  Хатын-кызлар арасында Япония, Кытай, Россия һәм Кытай Тайбэе командалары ярым финалга үтте.

Турнирда 20 илдән барлыгы 200 йөздән артык спортчы катнаша.  Өстәл теннисы буенча ярышлар  7-15 июль көннәрендә үтәчәк. Барлыгы  7 комплектта бүләкләр уйнатылачак.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты