12 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында пляж волейболы матчлары уза.
Универсиада. 7нче көн. Пляж волейболы. Хатын-кызлар. © РИА Новости/Григорий Сысоев
Россия спортчылары Евгения Уколова һәм Екатерина Хомякова 2013 елгы Казан Универсиадасында пляж волейболы буенча алтын медаль яулады. Финал матчында Россия спортчылары пары Польша дуэты Моника Бжостек/Кинга Колосинскаяны 2-0 (21:19, 21:17) исәбе белән җиңде. Бронза медальләрне исә Германия пары Шанталь Лабурер/Юлия Катарина Зуде яулады.
«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел