12 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында җиңел атлетика буенча ярышлар үтте.
Россияле Александр Меньков Казан Универсиадасында озынлыкка сикерү буенча көмеш призер булды. Җомга көнне ярышлар финалында ул 8,42 метрлы нәтиҗә күрсәтте һәм моның белән шәхси рекорд куйды. Алтын медальне мексикалы Луис Альберто Ривера (8,46) яулады. Өченче урынга португалияле Маркос Чува (8,15) чыкты. Россияле Сергей Полянский пьедесталга бер адым гына җитәлмичә, 8,14 метр нәтиҗә белән дүртенче урын иясе булды.
«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел