12 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге сутудентлар Уеннарында җиңел атлетика буенча ярышлар үтә.
Универсиада. 7нче көн.Җиңел атлетика © РИА Новости/Илья Питалев
Россия җыелмасының ир-ат йөгерешчеләре 4х400 эстафетасында Универсиада алтынын яулады. Составында Максим Дылдин, Дмитрий Буряк, Радэль Хашефразов һәм Владимир Краснов булган Россия җыелмасы 3 минут 3,71 вакыт күрсәтте. Көмеш - Канада җыелмасында – 3 минут 5,26 секунд. Бронза медальләргә Көньяк Африка Республикасы командасы лаек булды – 3 минут 6,19 секунд. Бераз алдарак хатын-кызларның шундый ук эстафетасында Россия йөгерешче кызлары алтын медальләргә ия булган иде.
«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел