2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Әзербайҗан спортчысы Хайле Ибраһимов 5 000 метрга йөгерүдә җиңүче булды

12 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында җиңел атлетика ярышлары узды.

Big_223905220130712-7972-ra025z

Универсиада. 7нче көн.Җиңел атлетика. © РИА Новости/Илья Питалев

Әзербайҗан спортчысы Хайле Ибраһимов Казанда Универсиада Уеннарында 5 000 метрга йөгерүдә, студентлар Уеннары өчен рекорд куеп, алтын медальгә лаек булды. Хайле Ибраһимов дистанцияне 13 минут 35,89 секунд эчендә үтте. Көмеш медальне Кения спортчысы  Пол Челимо (13.37,09) алды, ә бронза Германия спортчысы Рихард Клаус Рингерга китте (13.37,18). Россия спортчылары арасыннан бу дистанциядә иң уңышлы нәтиҗә Евгений Рыбаковта, ул бишенче (13.46,28). Андрей Сафронов җиденче булып килде (14.01,74).

 

 

«Р-Спорт», 12 июль 2013 ел