3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү ярышының финалында Мексика җыелма командасы өченче урын яулады. "Мексика сикерүчеләре яхшырак та чыгыш ясый ала иде", - дип җиткерә команда әгъзасы Яхель Кастильо Уэрта.
Универсиада. 7нче көн. Синхрон сикерү. Финал © РИА Новости/Александр Вильф
"Ялгышларыбыз әлбәттә булды. Тик гел яхшыга ирешәсе килә. Бронза медале дә безне канәгатьләндерә. Без бик шат һәм киләчәктә тагын да камилләшербез", - дип белдерде Уэрта.
"Барселонада узачак дөнья чемпионатында үзебезнең осталыгыбызны күрсәтергә тырышачакбыз. Без җиңү рухында.", - дип өстәде ул.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты