2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кыргыз көрәшчесе Самат Надырбәк Уулуның кәефе кырылды

Кыргыз Самат Надырбәк Уулу, ирекле стильдә көрәш финалында җиңелүенә бик кәефе кырылуын әйтте. Универсиада турнирына кадәр ул көмеш медаль алырга хыялланмаган булган икән.

Big_223428920130711-31939-7yjf1r

Универсиада.6 көн. Ирекле көрәш. © РИА Новости/Евгений Биятов

Пәнҗешәмбе Уулу  россияле Нариман Исрапиловка  - 2:8  исәбе белән бирелде (55 кг кадәр үлчәү авырлыгы ). " Әгәр дә Универсиадага кадәр миңа көмеш медаль аласың дисәләр, мин хәтта уйлап та тормыйча,  ул нәтиҗәне кабул итәр идем”, -  ди Уулу. " Турнир башында мин беренче өчлеккә эләгер өчен көрәштем.  Финалга чыккач исә, бары җиңүгә генә омтылдым.  Инде җиңү шундый якын булып та, көндәшемә эләккәч, минем бик нык кәефем төште”, - диде көрәшче.

Спортчы үзенең көндәше россиялене бик әйбәтләп өйрәнүе турында әйтте. “ Казанда, интернет аша мин аның нинди алымнар куллануын карадым.  Ярышның беренче секундыннан ук ташлануына  тулысынча әзер идем.  Әмма Исрапилов бик көчле булып чыкты һәм мин аны җиңә алмадым. Киләчәктә мин әйбәтләп әзерләнергә һәм икенче очрашуыбызда анардан реванш алырга җыенам”,- диде.

Казахстаннан Бердах Примбаев һәм Япониядән Фумитик Морисит исә бронза медальләрен яулады.

«Р-Спорт», 21 июль 2013 ел