2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Бадминтон. Ярыш көне нәтиҗәләре

11 июльдә XXVII Бөтендөнья студетлар Уеннарында, теннис академиясендә батминтон буенча турнир тәмамланды. 50 илдән килгән 192 спортчы арасында 6 медальләр комплекты уйнатылды.

2013 елгы Универсиаданың бадминтон  ярышында беренче алтын Корея командасында. Икенче урында исә кытайлылар. Өченче урынны Кытайның Тайбэе һәм Таиланд бүлеште.

Ир-егетләр арасында парлы разрядта алтынны Корея бадминтончылары Сангхун Ко һәм Йонгдае Ли алды. Көмеш медальгә россиялеләр Владимир Иванов һәм Иван Созонов ия булды. Бронзаны Кореядан Джихун Хонг һәм  Киджунг пары белән, Малайзиядән килгән Вэй Шенг Лох  һәм Джагдиш Синг бүлеште .

Ир-егетләрнең ялгыз разрядында,  алтын медаль  Таиланд уенчысы Танонгсак Саенсомбунсукка бирелде. Кытай спортчысы Хуань Гао — көмеш, Малайзиядән килгән Зөлкәрнәй Искәндәр һәм Кытай Тайбэеннан Тиен-Чен Чоу бронза иясе булды.

Хатын-кызлар арасында парлы разрядта беренче урынны Корея спортчысы Ия На Чанг  һәм Сойонг Ким алды. Көмеш медальне кытайлылар Ю Луо һәм Кинг Тиан яулады. Корея спортчылары Сохи Ли һәм Сингчан Шин белән малайзияле  Мей Куан Чоу һәм  Менг Ен Ли бронза  белән бүләкләнде.

Хатын-кызларның ялгыз разрядында алтынны кореялы Джи Хуан Санг, көмешне Кытай Тайбэе спортчысы Тзу-Инг Таи, бронза медальне кытайлы Яо Ю һәм Таиланд батминтончысы Буранапрасертсук Порнтип бүлеште.

Микст зачетында кореялылылар Киджанг Ким һәм  Сойонг Кимга тиңнәр булмады. Икенче урында Кытайдан килгән Ченг Лю һәм  Квинг Тиан пары, өченчедә исә Россия дуэты — Владимир Иванов һәм Нина Вислова. Хунг-Линг Чен  һәм Пей-Ронг Ванг та бронза яулады.

Гомуми медальләр зачетында, иң яхшы батминтончылар исемлегенә Корея, Таиланд, Кытай, Кытай Тайбее, Россия һәм Малайзия спортчылары керде. Алтын медальләр исәбе буенча,  беренче урында Корея җыелма командасы. Алар 5 алтын яулады.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты