2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дзюдо. Ярыш нәтиҗәләре

11 июльдә XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарында дзюдо буенча ярышлар тәмамланды.

Big_223380320130711-4857-sys12e

Универсиада. 6нчы көн. Дзюдо © РИА Новости/Алексей Даничев

Биш көн дәвамында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында сигез авырлык үлчәмендә һәм шулай ук команда ярышларында 18 комплект медаль өчен 66 илдән 415 спортчы көч сынашты.

Хатын-кызлар арасында 78 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Венгрия вәкиле Абигель Джу беренчелекне яулады, Франциядән Меделин Молонга — икенче, ә Япониядән Мами Умеки һәм Кореядән Джонвонг Пак өченче булды.

Ир-атлар арасында 100 кг га кадәр авырлыкта Чехия вәкиле Лукас Крпалек җиңүче булды. Икенче урында — Россия дзюдочысы Зафар Махмадов. Үзбәкстан вәкиле Соиб Курбонов һәм Бразилия спортчысы Рафаэль Бузакарини бронза медальгә лаек булдылар.

Хатын-кызлар арасында 78 кг нан артык авырлык үлчәмендә Бразилия спортчысы Рокель Нунез җиңү яулады. Икенче урында — Куба вәкиле Идалис Ортиз Бокурт, Украиналы Анастасия Сапсай һәм Россия вәкиле Мария Шекерова бронза медаль алды.

Ир-атлар арасында 100 кг нан артык авырлык үлчәмендә беренче урынны венгр Бама Бор алды, Кореядән Гухам Чо икенче булды. Өченче урында — Кыргызстаннан Луни Краковецкий һәм Эстониядән Йохан Метис.

Хатын-кызлар арасында 63 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Франция спортчысы Маелле Де Чентио беренче урынны яулады, япон Кайоко Сано икенче урынга калды. Россияле Марта Лабазина һәм Австрия вәкиле Катрин Унтервурзахер өченче урын алды.

Ир-атлар арасында 81 кг га кадәр үлчәмдә Үзбәкстан вәкиле Яхе Имамов җиңү яулады, япон Таканори Нагасе икенче булды, Азәрбайҗаннан  Мамадали Мехдиева һәм Венгриядән Ласло Чокньяи бронза медаль алды.

Хатын-кызлар арасында 70 кг га кадәр авырлыкта Кореядән Йе Сул Хванг беренче булды. Икенче урынны кытайлы Джия Жао алды. Франция вәкиле Фанни Естель Посвите һәм Куба спортчысы Оникс Кортес Альдама бронза медаль ияләре булды.

Ир-атлар арасында 90 кг га кадәр авырлыкта Монголия вәкиле Джанчивдордж Банддордж җиңүче булды, кореяле Донгхан Гвак икенче урын алды. Россия вәкиле Кирилл Вопросов һәм чех Александр Джуречка өченче урынга калды.

Хатын-кызлар арасында 52 кг га кадәр авырлыкта Россия вәкиле Наталья Кузютина җиңү яулады. Кубадан Янет Бермои Акоста икенче урын алды. Немец Роми Тарангул һәм япон Аи Шишиме бронза медальләргә лаек булды.

Ир-аларда 66 кг га кадәр авырлык үлчәмендә япон Томофуми Такаджога тиңнәр табылмады. Икенче урында — Корея вәкиле Джонхун Чо. Россияле Якуб Шамилов һәм Украина вәкиле Артем Харченко бронза медаль алды.

Хатын-кызлар арасында 57 кг га кадәр авырлыкта Бразилиядән Кейтлин Куадрос җиңү яулады. Икенче урын — украиналы Шушана Гевондианда. Бронза медальләрне поляк Агаты Перенч һәм япон Шоко Оно алды.

Ир-атлар арасында 73 кг га кадәр авырлык үлчәмендә кореяле Кичун Ванг җиңде, француз Джонатан Аллардон икенче булды. Португалия спортчысы Андре Алвеш һәм япон Юки Нишияма өченче урын алды.

Хатын-кызлар арасында 48 кг га кадәр авырлыкта Россия вәкиле Алеся Кузнецова беренчелекне бирмәде. Икенче урында — Франциядән Скарлетт Габриелли. Польшадан Ева Конечны һәм Украинадан Мария Черняк өченче урын алды.

Ир-атлар арасында 73 кг га кадәр авырлык үлчәмендә япон Шинджи Кидо Универсиада чемпионы булды. Россия вәкиле Арсен Галстянга икенче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Бронза медальләргә Кореядән Вон Джи Ким һәм Чехиядән Павел Петриков лаек булды.

Хатын-кызлар арасында абсолют категориядә кубалы Идалис Ортиз Бокурт җиңде, Бразилия вәкиле Рокель Нунес икенче урын алды. Украиналы Елизавета Каланина һәм япон Манами Инойе бронза медаль ияләре булды.

Ир-атларда шундый ук дисциплинада чех Лукас Крпалек җиңү яулады. Япон Масару Момозе икенче урында калды, ә бразилияле Давид Сильва һәм кореяле Сангмин Ким бронза медальләр алды.

Казандагы Универсиаданың хатын-кызлар командалары арасындагы ярышында Корея җыелма командасы беренче урын алды, икенче урында — Польша вәкилләре. Россия һәм Франция җыелма командалары бронза медальләргә лаек булды.

Ир-атларда командалар ярышында Япония җиңде, икенче урында — Корея. Россия һәм Венгрия командалары өченче урын алды.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты