2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шахрай: "Казан бадминтон буенча Европа чемпионатына әзерләнеп өлгерәчәк"

Казан бадминтон буенча Европа чемпионатын уздырырга әзерләнеп өлгерәчәк, ул 2014 елның язында булачак, дип белдерде Россия Милли бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай.

Big_rian_00981134.lr.ru

Европа чемпионаты Татарстан башкаласында алдагы елның апрелендә булачак. “Егерменче июльдә Универсиададан соң ук яңа бадминтон сараен төзү башланачак, - дип хәбәр итте Шахрай журналистларга. – Россия Спорт  мнистры һәм Татарстан Президенты моңа өлгерүләренә ышана. Минемчә дә шулай, өлгерербез дип уйлыйм, өлгереп кенә калмыйча, без бу комплекста үрнәк зал ясамакчы булабыз. Нәкъ менә Казан бадминтон залы бөтен ил өчен үрнәк булачак”.

Аның сүзләре буенча, Универсиаданың бадминтон турниры Европа чемпионатына әзерләнергә ярдәм итте. “Без логистиканы, оештыруны шомарттык һәм иң югары баллар алдык. Шуңа өстәп, судьялар семинары узды, һәм хәзер 24 Россия судьясы Европа һәм дөньякүләм федерацияләре тарафыннан сертификацияләнде. Без үзебезнең судьялар корпусы белән теләсә нинди турнирны тәэмин итә алабыз”, - диде Шахрай.

«Р-Спорт», 10 июль 2013 ел