2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Владимир Иванов: “Универсиада көмеше - әйбәт нәтиҗә”

Универсиадада ир-егетләрнең парлы разрядында көмеш медаль алу әйбәт нәтиҗә, дип белдерде Россия бадминтончысы Владимир Иванов турнирның финал матчыннан соң.

Big_223389720130711-7102-fxn758

Универсиада. 6нче көн. Бадминтон © РИА Новости/Григорий Соколов

Универсиада алтыны өчен уенда Иванов һәм Иван Сазонов  кореялы Ко Сун Хюнга һәм Ли Ен Дэга 1:2 исәбе белән җиңелделәр. “Һичшиксез, бу әйбәт нәтиҗә, - диде Иванов. - Ни әйтсәң дә, әлеге турнир Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпия уеннарына әзерлекнең бер өлеше булып тора. Әһәмияте ягыннан Универсиада  безнең илдә икенче урында һәм барлык параметрлары буенча да - оештыру, ярышлар регламенты ягыннан дүрт елга бер килүче төп вакыйгага бик тә охшаган. Шулай булгач, мондый тәҗрибә - безнең өчен зур плюс ул”.

Иванов сүзләренә караганда, аңа һәм Сазоновка “дөнья рейтингына кергән унлык уенчылары белән тигез-тиң дәрәҗәдә көрәшү”не тану бик тә рәхәт икән. “Бу берүк вакытта сөендерә дә, шулай ук оптимизм хисе дә өсти. Бу Россия өчен ир-егетләрнең парлы разряды тарихында беренче медаль, һәм ышанам, соңгысы да булмас. Ул бөтен Россия бадминтоны өчен кыйммәтле. Билгеле ки, әлеге уңышны киләчәктә дә үстерү һәм тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышачакбыз.”, - диде Иванов.

Финал уены башка төрле сценарий буенча да китәргә мөмкин иде, дип билгеләп үтте ул. “Әгәр безгә аз гына уңыш елмайса һәм кайбер мизгелләрне ахырына хәтле эшләп бетергән булсак, уен башка төсмер алыр  һәм нинди нәтиҗәләргә китерәчәген дә белгән юк иде. Әмма буласы булган инде. Без көмеш медальгә дә бик шатбыз”, - диде Россия спортчысы.

 

 

"Р-Спорт", 11 июль 2013 ел