2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Наталья Кузютина: "Дзюдочы кызларның команда турнирында өченче урын өчен кәефләре китте"

Казан Универсиадасында шәхси беренчелектә алтын медаль яулаган Наталья Кузютина, Россия дзюдочы кызлары команда турнирында бронзага гына түгел, ә күбрәккә өметләнгәннәр иде, шуңа күрә мондый нәтиҗәгә әзрәк кәефләре төште, дип белдерде.

Big_223376220130711-7120-3dnb1d

Универсиада. 6нчы көн. Дзюдо © РИА Новости/Василий Пономарев

Россия хатын-кызлар җыелма командасы Казанда Универсиадада дзюдо буенча ярышларның йомгаклау көнендә команда турнирында бронза медальләр алдылар. “Без әзрәк кәефсезләндек, шулай да барлык  кызлар да бик әйбәт уйнадылар. Без барыбыз да тырыштык. Ярымфиналда оттырган Польшада без көндәшебезнең көчен бәяләп бетермәгәнбез. Шуңа өстәп, тактика ягыннан бүтәнчәрәк көрәшергә кирәк иде. Безнең, финалга чыгып, команда ярышларында җиңәсе килгән иде”, - диде Кузютина.

Универсиаданың алтын медален алган Наталья, Татарстан башкаласында уздырган вакыттан мин бик канәгать, дип белдерде. “Шәһәр бик матур, оештыру тиешле дәрәҗәдә, һәм нәтиҗәсе дә. Мин күрсәткән көрәшкә килгәндә исә, шәхси зачетта планлаштырганның барысын да күрсәтә алдым”, - дип йомгак ясады.

    

 

     

 

     

 

     

 

     

"Р-Спорт", 11 июль 2013 ел