2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кытай бадминтончысы Тянь Цин финалда судьялардан канәгать түгел

Кытай бадминтончысы, Олимпиада чемпионы Тянь Цин, финалда хатын-кызлар арасында парлы разрядта Корея спортчысыннан җиңелгәч, уен барышында судьяларның хаталары күп булуын белдерде.

Big_223350120130711-25407-186prk5

Универсиада. 6нче көн. Бадминтон © РИА Новости/Григорий Соколов

- Универсиада югары дәрәҗәдә әзерләнгән, көндәшләр дә көчле. Корея, Кытай, Кытай Тайбэеның җыелма командалары җитди уенчыларны алып килгән. Тик менә судьяларның эше профессиональ дәрәҗәдә дип бәяли алмыйм. Судьялар аркасында кытай бадминтончыларының бер генә алтынга да ирешү мөмкинлеге булмады.Минемчә, тамашачылар да безнең көндәшләребезне күбрәк яклады.”

Уеннардагы шәхси чыгышын бәяләгәндә, кытай спортчы кызы Универсиаданың үзе өчен август аенда башланачак Дөнья чемпионатына әзерлекнең бер этабы булуын әйтте.

- Минем өчен Универсиада шактый җитди ярыш булды. Мин аңа ныгытып әзерләнгән идем. Күп көч сарыф иттем. Без барысын да исәпкә алачакбыз һәм киләсе ярышларга җитдирәк әзерләнәчәкбез.

 

"Р-Спорт", 11 июль 2013 ел