2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада финалында Ко һәм Ли бадминтончылар Иванов һәм Созоновны җиңделәр

Россия бадминтончылары Владимир Иванов һәм Иван Созонов Казан Универсиадасының парлы турнинда көмеш мелдаль иясе булдылар. Финал барышында алар Көньяк Кореядан Ко Сун Хюну һәм Ли Ен Дэ тарафыннан җиңелделәр.

Big_223390920130711-24451-atup6x

Универсиада. 6нчы көн. Бадминтон © РИА Новости/Григорий Соколов

Студентлар Уеннары кысаларында бадминтон буенча йомгаклау матчы 2-1 (13:21, 21:13, 21:13) исәбе белән Корея спортчылары файдасына тәмамланды.

Бронза медальләр егетләр арасында парлы разрядта тагын бер Корея дуэты  Ким Ки Чун һәм Хон Чи Хунга, шулай ук Малайзиядән Ло Вэй Шэн һәм Ягдиш Сингхуга булды.

Алдарак Универсиадада Иванов һәм Нина Вислова катнаш парлы ярышлар ярымфиналында җиңелделәр һәм бронза медальләр алдылар.

 

"Р-Спорт", 11 июль 2013 ел