2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Бадминтончылар Чан белән Ким Универсиада финалында Ло/Тянь парын җиңде

Көньяк Кореядән килгән бадминтончылар дуэты Чан Е На һәм Ким Со Юн, Универсиада финалында парлы разрядта кытай кызлары Ло Юй белән Тянь Цинны җиңеп, алтын медальгә лаек булды.

Матч 2012 елгы Олимпиадада алтын медаль яулаган Тянь катнашындагы дуэтның җиңелүе белән тәмамланды (25:27, 21:15, 21:23). Бронза тагын бер Корея дуэтына һәм Малайзия парына тапшырылды.

 

«Р-Спорт», 10 июль 2013 ел