2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кирилл Вопросов: "Командалы турнирда Россия дзюдочыларының мөмкинлекләре чикләнгән иде"

"Казан Универсиадасында Россия дзюдочылары командалы турнирда медаль яулый алмады. Чөнки индивидуаль ярышлардан соң спортчыларның көчләре дә, нервлары да чикләнгән иде", - дип белдерде журналистларга Россия җыелма командасы әгъзасы Кирилл Вопросов.

Big_222235220130708-23696-gq1ctq

Универсиада. Дзюдо.© «РИА Новости»

Казан Универсиадасында Россия җыелма командасы дзюдо ярышларының соңгы көнендә командалы турнирда медаль яулый алмады. Безнекеләр ярымфиналда - Япония командасына, бронза өчен көрәштә бразилиялеләргә җиңелде. "Хәл иткеч очрашуда отасы килгән иде, ләкин без җиңелдек. Егетләрнең берсе дә гаепле түгел, ничәнче көн рәттән көрәшә-көрәшә без нык арыдык. Көчебез дә, нервларыбыз да чикләнгән. Әлбәттә, медальсез калуыбыз күңелсез. Көрәшчеләр мине аңлый, дип уйлыйм. Без яхшы көрәштек, Үзбәкстанның көчле командасыннан өстен чыктык. Әмма шуннан ары булдыра алмадык,” – диде Кирилл Вопросов.

Дзюдочы белдерүенчә, Универсиада аның өчен әллә-ни мөһим турнир түгел. “Гадәти старт ул. Үзем өчен нидер ачыкладым, нәрсәнедер яхшыртырга кирәк. Универсиада кебек зур ярышларны күп уздым. Спортта 15 ел инде мин. Шыгрым тулы трибуналарга да ияләндем. Хәзер Рио-де-Жанейрода узачак дөнья чемпионатына әзерләнәчәкбез,” – дип әйтте спортчы.

 

"Р-Спорт", 11 июль 2013 ел