2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Бадминтон. Ярышлар нәтиҗәләре

11 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада Теннис академиясендә бадминтон турниры төгәлләнде. 40 илдән 205 спортчы 6 комплект медаль уйнатты.

2013 елгы Уеннарның беренче алтын медален командалар исәбендә Көньяк Корея җыелмасы яулады. Икенче урында – Кытай, өченчендә – Кытай Тайбэйы һәм Таиланд.

Ир-атлар арасында парлы разрядта Көньяк Корея вәкилләре Сангхун Kо белән Йонгдае Ли беренчелеккә иреште. Икенчедә – Владимир Иванов белән Иванов Сазонов (Россия). Бронза медальләрне Көньяк Кореядан Джихун Хонг – Киджунг Ким пары белән Малайзия вәкилләре Вэй Шенг Лох – Джагдиш Синг бүлеште.

Ялгыз разрядта Универсиаданың иң яхшы ир-ат бадминтончысы исеменә Таиландтан Саенсомбунсук Танонгсак лаек булды. Көмеш медаль Хуань Гао (Кытай) исәбендә. Бронза медальләр ияләре – Зөлкарнәин Искәндәр (Малайзия) һәм Чоу Тиен-Чен (Кытай Тайбэйы).

Хатын-кызлар арасында парлы исәптә алтын медальне Көньяк Корея спортчылары Ие На Чанг һәм Сойонг Ким яулады. Икенче урында – Кытай спортчылары Ю Луо һәм Кинг Тиан. Көньяк Кореядан Сохи Ли һәм Сингчан Шин белән Малайзиядән Мей Куан Чоу белән Менг Ен Ли исәбендә – бронза.

Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта Джи Хуан Санг (Көньяк Корея) беренчелеккә иреште. Көмеш медальне Кытай Тайбэйыннан Таи Тзу-Инг яулады. Бронзаны Кытайдан Яо Ю белән Таиландтан Порнтип Буранапрасертсук бүлеште.

Микст зачетында Киджанг Ким белән Сойонг Ким (Көньяк Корея) – беренче. Икенчедә – Кытай пары Ченг Лю белән Квинг Тиан. Бронза – Россия спортчылары Владимир Иванов белән Нина Вислова һәм Хунг-Линг Чен белән Пей-Ронг Ванг исәбендә.

Бадминтон ярышларының гомуми медальләре исәбендә иң яхшылар арасында – Көньяк Корея, Таиланд, Кытай, Кытай Тайбэйы, Россия һәм Малайзия спортчылары. Алтын медальләр саны буенча җиңүгә Көньяк Корея командасы иреште. Алар исәбендә 5 алтын медаль.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты