2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Миңнеханов Казанда билбау көрәше буенча җыелма команданы җиңү белән котлады

Казанда Универсиадада билбау көрәше буенча Россия командасының уңышы – спортның яңа гомумроссия төрен үстерүгә саллы өлеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Республиканың матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Миңнеханов билбау көрәше буенча Россия командасын 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадада бик шәп чыгыш ясаулары белән котлады.   Билбау көрәше буенча ярышлар җәйге Универсиада программасына беренче мәртәбә кертелде. Россия спортчылары көрәшнең әлеге төрендә барлык алтын медальләрне яуладылар. Җиде чемпионның бишесе - Нәфис Миңнебаев, Илдар Гиниятуллин, Илнар Галиев, Илнур Мортазин һәм Ренат Әхмәтшин – Татарстан вәкилләре.

 “Сез  Россия командасы өчен алтынны  осталарча яуладыгыз, шундый мәртәбәле ярышта көрәш буенча Татарстан мәктәбенең абруен һәм  тренер эшенең тиешле дәрәҗәдә куелуын расладыгыз. Бу уңыш – киләчәккә зур өмет тудыра һәм  спортның  яңа гомумроссия төрен үстерүгә саллы өлеш”, - дип әйткән Рөстәм Миңнеханов  сүзләрен китерә матбугат хезмәте.

"Р-Спорт", 11 июль 2013 ел