2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиаданың бокс буенча чемпионы Габдерәшитов якташ авыр атлетларына җанатып торырга тели

Бокс буенча җиңүче Адлан Габдерәшитов буш вакытларында авыр атлетлар турнирында якташлары – Чечня вәкилләре Апти Аухадов һәм Магомед Абуевка җан атарга уйлый.

Big_223086420130710-15577-b4uagj

Универсиада. Бокс © РИА Новости/Виталий Белоусов

Габдерәшитов чәршәмбе көнне 60 кг кадәрге авырлыкта финал уенында җиңү яулады һәм Универсиада чемпионы исемен алды.

“Миңа Универсиада авылы һәм андагы атмосфера бик ошады, - диде Габдерәштов. – Без һәрвакыт башка төр спорт вәкилләре белән аралашабыз. Универсиадада катнашмаган һәм бу чагыштырып булмаслык хисләрне кичермәгән егет-кызларны кызганам. Күрбәк штангачылар белән аралашам, араларында якташларым, Чечня вәкилләре дә бар. Апти Аухадов Олимпиаданың көмеш призеры, аңа җиңү өчен аз гына җитми калган. Магомед Абуев – авыр атлет, яшьләр арасында дөнья чемпионы. Апти пәнҗешәмбе чыгыш ясаячак, Магомед – җомга көнне. Вакыт җитсә, мин аларга җанатып торырга телим”.

Спортчы Универсиададагы җиңүен 2012 елда узган Бөтендөнья бокс сериясендә (WSB) алган икенче урыныннан югарырак бәяли. “Турнир нинди генә булмасын, Универсиадамы ул, Бөтендөнья бокс сериясеме, икенче урын минем өчен барыбер җиңелү белән бер, - ди Габдерәшитов “Р-Спорт” агентлыгына. – Үзем һәм барлык белгечләр дә мине финал уенында җиңүче дип санавына карамастан, кайбер интригалар аркасында ул вакытта мине җиңүче итмәделәр. Ул хәлләр турында онытырга тырышам. Икенче урын миндә тискәре хисләр генә тудырган иде. Ә менә Универсиадада җиңү бөтенләй башка хисләр алып килде”.

«Р-Спорт», 26 июль 2013 ел