2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

#973# Боксчы Кособуцкий Универсиада алдыннан оптималь авырлык җыя алмаган.

Универсиадад а 91 килогрммнан артыграк булган категориядә бокс буенча көмеш медаль яулаган казахстанлы Жан Кособуцкий “Р-Спорт” агентлыгына үзенең физик кондициясе Универсиада өчен тиешледән күпкә ераграк булганлыгын җиткерде.

Универсиада. 5 нче көн. Бокс © РИА Новости/Виталий Белоусов

Чәршәмбе көнне Казанда узган финал ярышында казахстанлы Жан Кособуцкий россияле Мөхәммәт Омаровка оттырды. “Үзем белән бик үк канәгать түгелмен, - диде Кособуцкий. – Хәлемнән килгәннең барысын да эшләдем, ләкин теләк һәм ашкыну җитеп бетмәде. Басым булмады. Ярты елга сузылган җыелуларда арылды. Техник яктан мин оттырмадым, ләкин физик яктан төгәлләп бетерә алмадым, авырлык җитмәде”. Универсиадада бокс буенча турнир пьедесталында Көнбатыш Европадан булган бердәнбер спортчы,  91 килогрммнан артыграк булган категориядә  бронза медаль иясе француз Дилан Брежеон үзенең шатлыгы белән уртаклашты. “Мин бик шат, чөнки мин быел гына юниорлар яшеннән чыктым һәм инде медаль алырга да өлгердем”, - диде ул. “Миңа рус спортчылары бик ошады. Мин алар арасыннан 81 килограммга кадәр авырлыктагы категориядә чыгыш яасаганда травма алган егетне (ярымфиналда кулын сындырган Дмитрий Бивол) һәм 91 килограммга кадәр категориядә җиңү яулаган спортчыны (алтын медаль алган Евгений Тищенко) аерым билгеләп үтәр идем”, - диде Брежеон.

Россия боксчылары Универсиадада алты алтын һәм ике көмеш медальгә лаек булды.

«Р-Спорт», 26 июль 2013 ел