2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Үзбәкстан боксчысы Норматов Дөнья чемпионатында җиңәргә җыена

Универсиаданың бокс буенча 69 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә көмеш бүләк иясе Хөршидбәк Норматов “Р-Спорт” агентлыгына алдагы ярышларда җиңелергә уйламавы турында хәбәр итте.

Big_223099520130710-1940-1nbu4x2

Универсиада. 5 көн. Бокс © РИА Новости/Виталий Белоусов

Чәршәмбе көнне Казанда узган боксчылар көрәшендә Нориматов россияле Андрей  Замковка бирелде.

“Миңа Универсиадада тәҗрибәлелек  җитеп бетмәде. Замков миннән бер яшькә өлкәнрәк. Икенче ярышларга  килгәч җиңәргә кирәк. Алда Дөнья чемпионаты ( Алма-Атада). Бәлки Олимпия уеннарында җиңеп булыр, бәлки Универсиадада”, - диде боксчы. Шулай ук студентлар Уенннарында үзенең бик күп хаталар җибәрүен дә әйтте.  

Россия спортчылары тәкъдим ителгән сигез категориядә, алты алтын һәи ике көмеш медаль яулады.

«Р-Спорт», 26 июль 2013 ел