2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дзюдо. Ярыш көне превьюсы

11 июльдә, 2013 елгы Универсиадада дзюдо буенча ярышларның йомгаклау көнендә спортчылар соңгы ике комплект медальләр өчен көрәшәчәк.

Ирләр һәм хатын-кызлар командалар арасындагы ярышларда иң көчлеләрне билгеләячәк.  Аларда хатын-кызлар арасында Кыргызстан, Австрия, Россия, Кытайдагы Тайбэйдан, Япония, Кытай һәм Бразилиядән килгән командалар чыгыш ясаячак.

Франция, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Литва, Бөекбритания, Бразилия, Кытайдагы Тайбэй, Үзбәкстан, АКШ, Молдова, Чехия, Финляндия, Россия, Япония илләреннән ирләр командалары көч сынашачак.

Чирек финал ярышлары 10.00 дә “Татнефть-Арена” спорт сараенда башлана.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты