2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Дзюдо. Ярышлар көненә күзәтү

10 июльдә 2013 елгы Универсиаданың дзюдо буенча турнирында 4 комплект медаль уйнатылды.

Хатын-кызлар арасында 48 кг га кадәр авырлык үлчәмендә россияле Алеся Кузнецова җиңүче булды, финалда ул Франция вәкиле Скарлетт Габриелладан өстен чыкты. Өченче урында — украин Марина Черняк һәм кубалы Доярис Роза Местре Альварез.

Хатын-кызлар арасында абсолют категориядә Куба вәкиле Идалис Ортис Бокурт җиңү яулады. Бразилия вәкиле Рокель Нунез икенче урын алды. Украинадан Елизавета Каланина һәм Япониядән Монами Инуе өченче булдылар.

Ир-атлар арасында 60 кг га кадәр үлчәмдә беренчелекне япон Шинджи Кидо яулады, финал бәйгесендә ул Лондондагы Олимпия уеннары чемпионы Арсен Галстянны җиңүгә иреште. Чехиядән Павел Петрик һәм Корея вәкиле Джим Ким Вон бронза медаль ияләре булдылар.

Ир-атлар арасында абсолют категориядә чех Лукас Крпалек иң көчлесе булды, финалда ул япон Масуру Момосене җиңде. Бразилияле Давид Сильва һәм кореяле Сангмин Ким бронза медальләр алдылар.

11 июльдә «Татнефть-Арена» Спорт сараенда дзюдочылар арасында соңгы ике медаль комплекты уйнатылачак.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты