2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиадада Россия боксерлары төркеме җиңү яулады

Бокс буенча Россия җыелмасы Универсиадада тулы төркем турнирында җиңү яулады, ярышлар Татарстан башкаласында чәршәмбе көнне тәмамланды.

Студентлар җыелмасының баш тренеры Иван Шидловский иде. Команда алты (уйнатылган 10 медальдән) югары дәрәҗәдәге һәм ике көмеш медальгә иреште. Ярыш җиңүчеләре –  команда капитаны Сергей Водопьянов (56 кг кадәрге авырлыкта), Адлан Абдурашидов (60), Раджаб Бутаев (64), Андрей Замковой (69), Евгений Тищенко (91) һәм Магомед Омаров (91+). Миша Алоян (52) һәм Дмитрий Бивол (81)турнирда көмеш медаль алды.

Алтын медальләр буенча икенче урында Украина командасы, аларда ике беренче һәм бер өченче урын.

Өчлекне Үзбәкстан җыелмасы япты, аларда бер алтын, дүрт көмеш һәм өч бронза. Монголиядә бер беренче һәм биш өченче урын, Казанхсатнда ике көмеш һәм ике бронза. Турнирда шулай ук Армения, Көньяк Корея, Молдова, Төркия, Франция, Беларуссия һәм Литва вәкилләре дә медальләр алды. XXVII җәйге Универсиада Казанда 17 июльдә тәмамлана.

 

«Р-Спорт», 7 июль 2013 ел