2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Боксчы Гаибназаров Универсиада финалында җиңелү сәбәбен белми

Үзбәк боксчысы Фазлетдин Гаибназаров Универсиада финалында (60 кг кадәр авырлык категориясе) ни сәбәпле җиңелүен аңлатырга кыенсынды.

Гаибназаров чәршәмбе Универсиаданың көмеш медален яулады. Финалда ул Россия вәкиле Адлан Габдрәшитовка җиңелде. “Ни сәбәпле җиңелүемне үзем дә аңлата алмыйм, - диде спортчы “Р-Спорт” агентлыгына. – Финалга кадәр минем яхшы өч уеным булды, бүген дә бар да килеп чыга иде. Өченче раундта җиңүемне төгәл беләм, әмма хөкемдарлар җиңүне көндәшемә бирде”.

Спортчы Казандагы турнирның “шулкадәр яхшы оештырылачагын” көтмәвен әйтте.

Үзбәкстанның икенче вәкиле Ясүрбәк Латыйпов (52 кг) “бронза медаленнән канәгать” булуын әйтте. “Сишәмбе мин Монголиядән көчле спортчы (Идерх Энхжаргал) белән көрәштем һәм планлаштырганның барысын да эшли алмадым”, - дип ассызыклады спортчы. Монголия вәкиле исә чәршәмбе финалда Россия боксчысы Миша Алоянны да җиңде.

«Р-Спорт», 7 июль 2013 ел